«Бердәмлектә безнең көч!»: тарихи викторина (12+)

1 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тарихи викторинада катнашырга чакырды. 

В единстве …
10ф. Команды участников
10ф. Видеовопросы
10ф.«В единстве наша сила!»

Чараның кереш өлешендә балалар китапханәче белән бергәләп бәйрәмнең килеп чыгу тарихын искә төшерде. Хикәянең иллюстрациясе өчен матур рәсемле видеопрезентация әзерләнгән иде, аның ярдәмендә балалар алдында илебез тарихы битләре җанланды: халык өчен авыр Болганчык еллар, ялган патшалар, халык ополчениесе геройлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Иван Сусанин батырлыгы. Катнашучыларның һәрберсе үзе өчен нәтиҗә ясады: Россия бердәм булганда гына көчле. Шунлыктан илебездә мөһим бер  бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне бар. 

Шуннан соң укучылар өч командага бүленде, аларга төрле биремнәр – рәсемнәрдә нинди тарихи шәхесләр һәм вакыйгалар сурәтләнгәнлеген белергә, Россия патшаларының хакимлек итү еллары тәртибен ачыкларга, бердәмлек турында төрле халык мәкальләреннән өлешләрне кушарга, Россия турында табышмаклар чишәргә, һәм кызыклы видеосораулар тәкъдим ителде.

Балалар тарихи материал буенча яхшы белемнәрен күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: